ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында берьюлы ике журналист эшләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды. 
Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү һәм телевидение, радио, басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чараларындагы юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә багышланган иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан уздырылды.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 25 декаберендә сәгать 14:00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) ике конкурс җиңүчеләрен котлау чарасы үтәчәк.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясе коллективын региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калулары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне яулаулары белән котлады.
Киләсе елда Татарстанда республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә белем бирүнең бер үк төрле сыйфаты тәэмин ителүгә игътибар биреләчәк. Моннан тыш, мәгариф өлкәсендәге төп юнәлешләр арасында мәктәпкәчә белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү һәм урта һөнәри белем булачак. Бүген бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә ярдәм итү, экологик темаларга язучы республика хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максаты белән үткәрелгән иде.
Тантанада спорт вакыйгаларын яктырткан ММЧлар бүләкләнде. Интернет-ресурслар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, радиостанцияләр арасында “Спорт FM” – җиңүчеләр рәтендә.
Яңа ел алдыннан «Журналист» журналы 2014 елга нәтиҗәләр ясады һәм алты иң яхшы басма авторларын билгеләде. Алар арасында ике Татарстан журналисты.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТРда кече һәм урта эшмәкәрлек  усешенә багышланган медиа-проектлар һәм журналист эшләре V республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. 

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР журналистлар берлеге йортында «Юрий Щекочихин: «Однажды я был…» документаль фильмының презентациясе узды. Бу фильм күренекле журналист Юрий Щекочихинның тууына 60 ел булу уңаеннан төшерелгән. Презентациядә республика журналистлары, кинолента авторлары һәм Юрий Щекочихин иҗатын хөрмәтләүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International