2015 елның 22 гыйнварында сәгать 11:00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар ур, 2) 2014 елда Татарстан таможнясы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференция узачак.
Пресс-конференциядә катнашучылар:
1. Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры – Мәүликов Альберт Вәзил улы.
2. Татарстан таможнясы башлыгы беренче урынбасары, таможня хезмәте полковнигы – Чмора Максим Владимир улы.
3. Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы, таможня хезмәте майоры – Кремезной Сергей Юрий улы.