Казанда «Дрофа» көне үтәчәк

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

2015 елның 19 гыйнварында 10 00 Казанның “117нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”ндә (Мусина ур, 17) федераль нәшриятлар, профессиональ белем бирү оешмалары, “информация-методика” үзәкләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре урта белем бирү оешмаларының вәкилләре катнашуында Татарстан Республикасында “Дрофа” Көне үткәреләчәк.

Көн үзәгендә – региональ белем бирү оешмаларының яңартылуы, кадрларның эшкә әзерлеген яңа стандарт буенча анализлау һәм аның иң эффектив кереш модельләрен карау.

Бүгенге көндә мәгарифнең иң төп мәсьәләләреннән берсе булып укучыларның рухи-әхлакый яктан үсеше, гражданлык бердәйлеген һәм патриотизмын формалаштыру. Шуңа күрә пленар утырыш кысаларында гуманитар фәннәр өлкәсендәге белгечләрнең чыгышлары булачак. Мәдәният буенча РФ Президенты каршындагы совет әгъзасы А.Н.Архангельский Россиядә Әдәбият елына багышланган “Мәктәптә хәзерге заман әдәбияты” докладын тапшырачак. МДПУ инглиз филологиясе кафедрасы профессоры И.В.Михеев чит телен укытуның, аерым алганда, социаль мәдәният компетенциянең мәдәниятлар диалогы аша формалашуы кебек актуаль сорауларны яктыртачак. Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белем бирү академиясе” хезмәткәре И.А.Мишин тарихи-мәдәни стандарт кертү шартларында мәктәптә тарих белемен яңарту темасын күтәрәчәк.

Пленар утырыш ахырында биологи, химия, география, инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен тематик секцияләр узачак. Шулай ук “ДРОФА” нәшрияты белгечләренең консультациясен дә күздә тоткан уку-укыту әдәбияты күргәзмәсе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International