Массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгын техник яктан яңадан җиһазландыру темасын иң яхшы яктыртучы Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе булып “Республика Татарстан” газетасы журналисты танылды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгын техник яктан яңадан җиһазландыру темасын иң яхшы яктыртучы Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Конкурс беренче тапкыр узды һәм журналист хезмәтләренә югары дәрәҗә куйды, дип билгеләде жюри әгъзалары – агросәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы машиналары төзү предприятиеләре, иҗтимагый журналистлар оешмалары вәкилләре.

Конкурска Россиянең 25 республика, төбәк һәм өлкәсендә яшәүче 40 журналисттан 116 эш кабул ителгән. Конкурсның җиңүчеләре булып “Республика Татарстан” газетасы журналисты Фәридә Якушева, “Алтайская нива”(Барнаул) газетасы редакциясе, “Наша жизнь” һәм “Знамя Победы” газетасы журналистлары – Альбина Замуткина (Чувашия Республикасы) һәм Олеся Салтанова (Свердловск өлкәсе) танылды.

Конкурсны Төбәкара журналистлар лигасы һәм “Тракторные заводы” концерны ярдәме белән Россия төбәк ММЧ җитәкчеләре берләшмәсе,  Россия аграр журналистлар ассоциациясе һәм ААҖ “Агромашхолдинг” оештырды.

Нәтиҗәләрне йомгаклап, жюри әгъзасы, Россиянең атказанган мәдәният эшчесе, ММЧ өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, “Агромаш” журналы шеф-редакторы Африкан Соловьев шуны ассызыклады: конкурс масскүләм мәгълүмат чараларында авылны техник яктан яңадан җиһазландыру процессларын яктыртуны активлаштырды. Газета һәм журналлар үз илебездә башкарыла торган авыл хуҗалыгы машиналарын төзү, импортны алмаштыру сорауларына игътибарны күбрәк бирә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International