Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Матбугат көне уңаеннан котлавы

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Хәзерге җәмгыятьтә сезнең һөнәр – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәрвакытта да вакыйгаларның үзәгендә кайный. Телевидение, радио, электрон басмалар һәм традицион матбугат бүген цифрлы коммуникацияләр өлкәсендә иң яңа технологияләр белән коралланып, киң катлам тамашачылар һәм укучыларны аудиторияләрен җәлеп итә, иҗтимагый фикер тудыра. Соңгы елларда Интернет-масс-медиа сегменты аеруча актив үсә. Социаль челтәрләр, твиттер халыкка турыдан-туры йогынты ясый һәм, асылда, традицион массакүләм мәгълүмат чараларына реаль конкурентка әверелә була бара.

Бүген Россия җәмгыяте һөнәри публицистика һәм акыллы журналистикага аеруча мохтаҗ. “Тере” сүз, үткен каләм һәм кайнар йөрәк, гражданлык җаваплылыгы һәм объектив бәя бирү, проблемаларны анализлауда намуслылык – чын профессиональлекне тасвирлый торган сыйфатлар. Бүгенге шартларда массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә интеллектуальлек, шулай ук югары сәяси һәм хокукый культураны булдыруга, коррупциягә, гаделсезлеккә һәм бюрократиянең башбаштаклыгына, ксенофобиягә һәм милләтчелеккә каршы көрәштә Россия җәмәгатьчелеген туплауга юнәлдерелгән мәгълүмат алгы планга чыга.

Татарстанда журналистлар дөньяда, илдә һәм республикада булган вакыйгалар турында үз аудиториясенә оператив мәгълүмат бирәләр, төрле фикерләрне, сәяси карашларны һәм халык мәнфәгатьләрен дөрес чагылдыралар. Сезнең һөнәри җәмгыять илне нәтиҗәле үстерү, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуның перспектив планнарын гамәлгә ашыру өчен сәламәт көчләрне берләштерүнең мөһимлеген тоеп эш итә дип ышанам.

Кадерле дуслар! Сезгә хакимият органнары, иҗтимагый һәм сәяси институтлар белән конструктив диалогка корылган хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бүген нәкъ менә сез дәүләт белән граждан җәмгыятен тоташтыручы мөһим чылбыр булып торабыз. Татарстанлылар масс-медиа хезмәткәрләренең эшен, көнүзәк мәсьәләләр турындагы фикер ләрегезне югары бәялиләр. Үзара эшчәнлегебез никадәр активрак булса, без шулкадәр күбрәк мәсьәләләрне хәл итә алырбыз. Киләчәктә дә сезгә яңа иҗади уңышлар, профессиональ үсеш, иминлек һәм бәхет телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International