2014 елда Роскомнадзор Идарәсе тарафыннан 102 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән:
Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 2015 елдагы беренче утырышында Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең 2014 елда сайлаулар, сайлаулар турында законлылык һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү темаларын иң яхшы яктырту бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән тантаналы бүләкләү чарасы узды.
2015 елның 27 гыйнварында сәгать 11:00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар ур, 2) «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый тикшерү» темасына багышланган пресс-конференция узачак.
2015 елның 23 гыйнварында сәгать 11:00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар ур, 2) Татарстан Республикасында өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелүче II Республика IT-Олимпиадага багышланган пресс-конференция узачак.
2015 елның 20 гыйнварында сәгать 13 00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында “РФ территориясендә хезмәт эшчәнлеген башкаручы чит ил гражданнарының хокукый халәте турында Закончылыкка үзгәрешләр кертү” темасына пресс-конференция үтәчәк.