"Татар-информ" агентлыгында "Мавыктыргыч Татарстан" китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференцияcе

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Иртәгә, 12 февральдә, сәгать 11дә "Татар-информ" агентлыгында "Мавыктыргыч Татарстан" китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була.

7дән 14 яшькәчә балалар һәм үсмерләр өчен "Мавыктыргыч Татарстан" китабы татар, рус, инглиз телләрендә нәшер ителгән. Анда Татарстан Республикасының танылган тарихи-мәдәни һәйкәлләре: Казан Кремле, Болгар, Биләр шәһәрләре, Зөя утрау-шәһәре, Раифа монастыре, Алабуга, КФУ, Казанның Бауман урамы, шулай ук Сабан туе бәйрәме, "Питрау" фестивале, "Нәүрүз" театраль фестивале, "Универсиада-2013" турында  мәгълүматлар бизәкләп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International