Иртәгә, 18 февральдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МА студиясендә матбугат конференциясе була, ул укучылар арасында борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган иншалар һәм рәсемнәр республикакүләм конкурсына багышлана.
Чара “ТР Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың 5 еллыгы кысаларында үткәрелә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниатуллина журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.