ТР Журналистлар берлеге Татарстан журналистикасы энциклопедиясен булдырырга тәкъдим итә

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

ТР Журналистлар берлеге Татарстан журналистикасы энциклопедиясен булдырырга тәкъдим итә.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сөйләгәнчә, андый энциклопедия оештыру фикере күптәннән бар иде, ул хакта 90 нчы еллар башында ук фикер алышулар булды. Әлеге мәсьәлә ТР Журналистлар берлеге президиумында тикшерелгән һәм хупланган, быел аның өстендә эшли башлау ниятләнә.

"Бу проект берьеллык кына түгел, ул зур һәм кызыклы булырга тиеш", - дип ассызыклады Р.Ратникова. Аның сүзләренчә, андый энциклопедия Чувашстанда нәшер ителгән, анда 2,5 мең мәкалә бар. "Минемчә, бездә ул күбрәк булачак, чөнки быел Татарстан журналистикасына 110 ел тула, әмма аның Казан губерниясе территориясендәге тамырлары тирәнгәрәк китә, - диде Р.Ратникова. - Бу проект алдагы 2-3 елда тормышка ашырылса, бик яхшы булыр иде", - дип өстәде ул.

ТР Журналистлар берлеге рәисе сүзләренчә, иҗади берлек Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында  "Укый торган Татарстан" проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итә. Ул исә китап укуга кызыксынуны күтәрүгә, кешеләр өчен уку мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International