Бүген Бөтендөнья радио көне

2015 елның 13 феврале, җомга

Бөтендөнья радио көне - яшь бәйрәм: бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. Әлеге дата очраклы рәвештә сайланмый: 1946 елның 13 февралендә  беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга. 

Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, әлеге көн радиога нинди дә булса катнашы булган кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыгыту максатын күз уңында тота. Бәйрәм уңаеннан дөньяның күп кенә илләрендә төрле чаралар оештыру каралган.

Ә менә Россиядә Радио көне 7 майда билгеләп үтелә. Чөнки бу көнне 1895 елда физик Александр Попов беренче тапкыр радиоэлемтә сеансын уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International