Телеканалның эшчәнлегендәге үзгәрешләр уңаеннан, редакциянең матди-техник нигезен ныгытуга 12 миллион сум акча тотылган. Бүгенге көндә телеканалда 110 штат исәпләнә, эшнең күләме арту сәбәпле, коллектив тагын 10-20 кешегә артыр дип фаразлыйлар.
Телерадиокомпаниянең генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта телеканал тәүлекнең 16 сәгатен башка чыганаклардан сатып алган тапшырулар белән тутыра. Чит илләр җитештергән программалар була калса да, алар азчылыкны тәшкил итәчәк.
- Безнең өчен тәүлек әйләнәсендә тапшыруга күчү – зур вакыйга, редакциядә бәйрәмчә рух хөкем сөрә. Үз тапшыруларыңны әзерләүгә караганда, әзерне сатып алу күпкә очсызракка төшә, әлбәттә. Әмма без акрынлап үз тапшыруларыбызның санын арттыру өчен тырышачакбыз. Тиздән экраннарга төрле һөнәр ияләренә багышланган “Точка опоры”, көчле һәм уңышлы шәхесләр турында сөйләүче “Кумиры”, хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләренә кагылышлы кызыклы гына проектлар – “Пудра” һәм “Эгоист” тапшырулары чыгачак. Якын киләчәктә иртәнге тапшыруларыбыз да булачак. Шулай да, һәр яңа программаны әзерләгәндә аның матди нигезен кайгырту – реклама бирүчеләрне, химаячеләрне, хезмәттәшләрне җәлеп итү мөһимлеген дә онытырга ярамый, – ди Мәдинә Тимерҗанова.
Татар телле тапшырулардан, “Казан” телеканалы оешкан көннәрдән үк тамашчыларга таныш атналык мәгълүмати-аналитик “Адымнар” тапшыруы сакланачак. 2012 елда “ТЭФИ–төбәк” Россия телевизион премиясенә телеканал нәкъ шушы программа өчен лаек булган иде. Мәдинә Тимерҗанова сүзләренчә, “Казан” телеканалында бүтәнчә татар телле тапшырулар ачу планлаштырылмый. Ул моны телеканалның аудиториясе һәм юнәлеше үзәнчелекләре белән аңлата. “Татарстанда дистәләгән газета-журналлар, теле-радиоканаллар эшли. Һәркемнең – үз йөзе, әйтик, “ТНВ” телерадиокомпаниясе күбрәк авыл җирлегенә, татар телле аудиториягә йөз тота. “Казан” телеканалы башкаларны кабатламаячак”, – дип ассызыклый телеканал җитәкчесе.