Татарстанда телевидениене үстерү концепциясе эшләнде, дип хәбәр итте Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышында ведомство җитәкчесе Айрат Зарипов.
Республика телевидениесен үстерү концепциясе Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлангычында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Таттелеком" ААҖ һәм "ТНВ" телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлектә эшләнгән.
"Концепция нигезендә, алда көтелгән аналог телевидениесен төзү шартларында, чыбыклы ТВ челтәрен үстерү һәм район телеканалларын аларга ташламалы шартларда кертү юнәлеше алынды", - дип билгеләп үтте А.Зарипов. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта документны ТР Министрлар Кабинетында карыйлар.
Агентлык җитәкчесе билгеләп узганча, узган ел республиканың барлык куәтле телеүзәкләрендә 2нче цифрлы эфир телетапшырулары мультиплексын эшли башлады. "Ел азагында беренче мульплекс халыкның 86 процентын колачласа, икенчесе - 70 процентны. Агымдагы ел азагына беренче мультиплекс 98, икенчесе 75 процентка кадәр халыкны цифрлы телевидение белән тәэмин итәчәк", - диде А.Зарипов.
ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТНВ" генераль директоры Илшат Әминов әлеге стратегиянең төп 4 мизгелен билгеләп үтте: республика каналларының барлык мохит һәм бөтен платформаларда күрсәтелүе, техник һәм технологик бурычлар, шул исәптән HD форматына һәм югары төгәллекле башка форматларга күчү, контент проблемасын һәм телевидениесенең оештыру структурасы.
Искәртеп узабыз: чара ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар, республика ММЧ җитәкчеләре катнашында уза.