ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
12 май көнне 11.00дә «Татар-информ» агентлыгында Казанда тәүге тапкыр узачак Халыкара Аргентина тангосы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы территориясендә митингта Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдылар.
Бу елның апрель аенда ТР буенча Роскомнадзор идарәсе тарафыннан 7 яңа массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шулар арасында 7 басма ММЧ, дип хәбәр итә идарә.тармагы.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
7 май фән һәм техника тарихына радио туган көне буларак кереп кала.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Мәгълүмат агентлыгы “Татар-информ” планета буйлап атлый” флешмобын дәвам итә. Искәртеп узабыз: ул агентлыкның быел билгеләп үтеләчәк 25 еллыгына багышлана.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
6 майда сәгать 10да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы пресс-холлында “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат конференциясе була.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара барышында теләге булган һәркем укучыларның чыгышын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы порталында турыдан-туры эфирда һәм “IТ-парк”ның рәсми сайтында карый алачак.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
1 майда Казанда “Республика Татарстан” иҗтимагый-сәяси газетасы бүләгенә 73 нче җиңел атлетика эстафетасы узачак. 
5 майда, 12.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җиңел атлетика марафонына багышланган матбугат конференциясе була.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 26 - 29 майда Татарстан Республикасында, Казанда, 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласында, зур вакыйга - төрки дөнья журналистларының II съезды үткәрелү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International