«Татар-информ» агентлыгында - Халыкара Аргентина тангосы фестивале турында матбугат конференциясе

2015 елның 8 мае, җомга

12 май көнне 11.00дә «Татар-информ» агентлыгында Казанда тәүге тапкыр узачак Халыкара Аргентина тангосы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына "Казанда туристлыкны үстерүгә ярдәм итү комитеты" МБУ директоры Евгения Лодвигова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан хореография училищесының әйдәп баручы педагогы Вера Закамская, Paramartha физик камиллек үзәге директоры Гөлнара Хәмзина һәм башкалар җавап бирәчәк.

Искәртеп узабыз: 16-18 октябрьдә Казанда мәдәни вакыйга - Халыкара аргентино тангосы фестивале уза, анда дөньяның танго йолдызлары катнаша. Фестиваль Татарстан мәйданчыкларында бөтен дөньядан танго яратучыларны җыячак. Программада Аргентинодан иң яхшы биючеләр һәм укытучылар катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International