Иртәгә, 9 майда, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын туры эфирда күрсәтәчәк. Төп чаралар, традиция буенча, Ирек мәйданында узачак.
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, "ТНВ"да туры трансляция 9.30 да башланып, якынча 11.00гә кадәр дәвам итәчәк. Туры трансляция татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
Ирек мәйданында күчмә телевизион станция урнаштырыла, бәйрәм чараларын барлыгы 9 камера төшерәчәк.