ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Халыкара Журналистлар оешмасына 1946 елның 8 июнендә, ягъни моннан 69 ел элек Копенгагендагы конгресста Гитлерга каршы коалициягә кергән 21 ил вәкилләре тарафыннан нигез салына. Аның төп бурычы булып, тынычлыкны саклау, җәмәгатьчелеккә дөрес һәм гадел мәгълүмат бирү, халыкара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту, сугышны, төрле низагларны пропагандалауга, фашизмга каршы көрәшү тора. 

5
июнь, 2015 ел
җомга
Дүшәмбе, 8 июньдә 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» МА «Наркотиксыз тормыш» наркотикларга каршы акциясенә багышланган матбугат конференциясе үткәрәчәк.


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүмат бирүче абруйлы һәм профессиональ чыганакларның берсе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 25 еллыгын билгеләп үтә.


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә 2014 елда җинаять-башкарма системасы эшчәнлеге турында “Тәртип сагында” журналистлар конкурсы финалы узды.  “Һөнәр язмышка әйләнде” номинациясендә “Татарстан” ДТРК журналисты Инна Данилова диплом белән бүләкләнде.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан Халыкара йөзү федерациясе медиакомитеты вәкилләре башкалага чираттагы тикшерү визиты белән килде.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген “Ялкын” журналы “Казан Кремле” музей-тыюлыгы территориясендә Балаларны яклау көне уңаеннан “Яшьтәшеңә “Ялкын” бүләк ит” дигән акция үткәрде.


 

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 29 майда, 13.00 сәгатьтә «Татмедиа» брифинг-залында (1 кат) «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «Ревматология һәм онкоревматологиянең заманча проблемалары: экспертлар карашы» темасына багышланган матбугат конференциясе уза.
Аккредитация өчен эл.адрес: pr@tatar-inform.ru.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Иртәгә, 28 майда, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МА нда «Максат» IX яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уза.
Иртәгә, 28 майда, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Геройлар узышы” спорт проектына багышланган матбугат конференциясе уза.
Бүген Казанның “Гранд отель Казань” мәйданчыгында төрки дөнья журналистларының II корылтае эшен башлады. Быелгы чарага Татарстан Республикасы гаммәви мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, шулай ук Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек БДБ илләреннән, Төркия, Ирак, Сирия, Болгария, Румыния, Венгрия, Греция, Германия, АКШ, Англия, Франция һ.б. ерак чит илләрдән делегатлар чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International