Казан журналистлары "ГТО-шоу" кысаларында стендка атуда ярышты

2015 елның 12 июне, җомга

Бүген, Россия көнендә, "Татар-информ" агентлыгының 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, "ГТО-шоу"ның икенче этабы узды. Бу юлы журналистлар үзләренең төз атуын сынады. Спортның Олимпия төре буенча ярышлар "Свияга" стендка ату комплексында узды. Чараны оештыручыларның берсе ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе булды.

"ГТО-шоу" ГТО нормаларын тапшыру ункөнлеге кысаларында һәм, бер үк вакытта, "Татар-информ" агентлыгының 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үтте. Журналистларның күпләп ГТО нормаларын тапшыруы беренче тапкыр булды. Бу башлангычны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да хуплады, ул ММЧ редакцияләрен акциягә кушылырга чакырды.

"ГТО-шоу"ның икенче этабында катнашучы 36 кеше 9 командага бүленгән иде. Аларны Татарстан Пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бүлеге җитәкчесе Станислав Андреев, "Казан" ТРК генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, "Татар-информ" генераль директоры Леонид Толчинский һәм танылган спортчы Василий Мосин сәламләде.

Шәхси зачетта Алисә Сабировага ("Шәһри Казан") тиңнәр булмады, Илья Таһиров ("ТНВ") икенче булды. Өченче урында - Айнур Зиннәтуллин ("Казан" ТРК). Барлык призерлар да кубоклар алды.

 "ГТО-шоу"ның ике этабы нәтиҗәләре буенча, команда зачетында "ТНВ" журналистлары җиңү яулады. "Татар-информ" агентлыгы вәкилләре икенче булды. "Казан" ТРК командасы - өченче.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International