Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
«АНА ШӘФКАТЕ» ФОТОБӘЙГЕСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Ана шәфкатен һәм матурлыгын олылау максатыннан «Сөембикә» журналы редакциясе һәм «Диалог Ауразия» платформасы берлектә уздырган фоторәсемнәр бәйгесенә шушы көннәрдә йомгак ясалды. Өч ел элек журнал битләрендә башланып киткән бу конкурс “Сөембикә”нең сайтында дәвам иткән иде. Журнал укучылары һәм сайтны карап баручылар арасында иң күп тавыш җыйган җиңүче – Ләйлә Хәйруллина. Аның дүрт һәм алты яшьлек уллары белән төшкә фоторәсеме өчен 800 дән артык кеше тавыш бирде! Әлфия Сәлахова конкурска килене Ләйсән белән оныгы Булатның фотосурәтен җибәргән иде. Яшь ананың эчке матурлыгы, күңел халәте, баласына карата яратуы, назы, җылылыгы чагыла дип таптык без ул рәсемдә. Бүләкне алырга «Сөембикә» редакциясенә аның ире килде - бәйгегә йомгак ясалган көнне Ләйсән икенче мәртәбә әни булган икән! Ә менә гомер юлыннан инвалид коляскасында гына тәгәри алган Лилия Сәлахетдинова (Буа районы) бәйгене оештыручылар кулыннан бүләкне алырга үзе килде. Бүләк аның биш кыз тәрбияләп үстергән әнисенә бирелде. Кызларының берсе, төпчеге – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова исеме күпләргә таныш. Сау-сәламәт кеше дә, тиз генә җыенып, ерак юлга чыгарга батырчылык итмәгәндә, Лилия авыл белән Казан арасын «эх» тә итми берүзе урый, Казанның «Ярдәм» мәчетендә дин дәресләренә дә йөри. Язмыш сынауларын җиңеп тормышта үз урынын таба алган көләч, көр күңелле кызны тәрбияләүдә әнисенең өлеше бәһалап бетергесез. «Ана шәфкате» дип аталган бәйгедә исеме зурлап телгә алынырга хакы булган әни кеше ул. Җиңүчеләргә бүләкләрне язучы һәм шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Разил Исмәгыйлевич – «Диалог Ауразия» платформасының Татарстандагы оешмасы җитәкчесе дә. «Африка илләрендә булганда бер нәрсәне мин гаҗәпләнеп, шаккатып күзәттем: анда әни кеше баланың әтисе кем икәнен бөтенләй белмәскә дә мөмкин... Дөньяның күп төбәкләрендә гаилә институты хәзер югалып бара. Үзебезне искә төшергәндә күңел сөенеп куя: безнең тормышка йөрәккә ятмаган бу ят, ямьсез күренешләр үтеп кермәсен иде. Конкурста җиңүчеләрне сайлаганда бала бишеге янында торган анага да күз юкка төшмәгәндер. Түренә бала бишеге элгән татар гаиләләре күбрәк булсын иде. Мин үзем дә сигез балалы зур гаиләдә, шушындый тал чыбык бишекләрдә үскән кеше», – диде ул. Рәсемдә бишектәге улы Мөхәммәд янында басып торучы әни – Римма Кадыймова. Римма – яшь галимә, тарихчы, Казанның 4 нче гимназиясендә балаларга тарих белеме укыта. http://syuyumbike.ru/redaction/novosti/?id=671
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз