ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
22 июнь, дүшәмбе көнне, 10.30да «Татар-информ» агентлыгы "Белемле кулланучы мәктәбе проекты эше һәм ТКХны реформалаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
23 нче июнь көнне “Идел” яшьләр үзәгендә республикакүләм “Алтын каләм” фестиваленең XX сезонын ачу тантанасы була, фестиваль 29ына кадәр үткәрелә. Быел “Алтын каләм” фестиваленең тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ватанпәрвәр тәрбия, әдәбият һәм фестиваль тарихы белән бәйле.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Иртәгә, 18 июньдә, 11.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТРда күп фатирлы йортларны икапиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 16 июньдә, “Татмедиа” җәмгыяте хезмәткәрләре үзләрен яңа һөнәрдә сынап карады – иҗат әһелләре өчен ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан оештырылган “Квест “Город МЧС” чарасында катнашу мөмкинлеге тудырылды.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

26 июньдә, Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның аларның әйләнешенә каршы көрәш көнендә, ел саен үткәрелә торган “Татарстан наркотикларсыз” VII веломарафоны уздырыла. 



12
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген, Россия көнендә, "Татар-информ" агентлыгының 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, "ГТО-шоу"ның икенче этабы узды. Бу юлы журналистлар үзләренең төз атуын сынады. Спортның Олимпия төре буенча ярышлар "Свияга" стендка ату комплексында узды. Чараны оештыручыларның берсе ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе булды.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә, 10 июньдә, «Ялкын» журналы Питрәч бистәсенең «Шатлык» Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Бу бәйрәм журнал уздырган «Яшьтәшеңә «Ялкын» бүләк ит» акциясенең йомгаклау этабы булды.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
11 июньдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан – туристлар өчен иң яхшысы” темасына багышланган матбугат конференциясе уза.

“Ялкын” журналы Питрәч бистәсенең “Шатлык” балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм үткәрде.

“Шатлык” балалар йортына бару – “Ялкын” журналы оештырган “Яшьтәшеңә “Ялкын” бүләк ит” акциясенең йомгаклау этабы булды. 

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
10 июньдә 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «Пять ветров» инвестицион проектын презентацияләүгә багышланган матбугат конференциясе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International