23 нче июнь көнне “Идел” яшьләр үзәгендә республикакүләм “Алтын каләм” фестиваленең XX сезонын ачу тантанасы була, фестиваль 29ына кадәр үткәрелә. Быел “Алтын каләм” фестиваленең тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, ватанпәрвәр тәрбия, әдәбият һәм фестиваль тарихы белән бәйле.
Бу хакта “Идел” яшьләр үзәгеннән хәбәр алынды.
Аерым алганда, “Алтын каләм” 1996 елдан бүгенгә кадәр ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан федераль университеты җитәкчелегендә уздырыла.
Искәртеп үтәбез: фестивальнең 20 еллык тарихы 40 меңнән артык мәктәп укучысын берләштерә. “Алтын каләм” бик тиз арада республикакүләм популярлык яулап, күпләр өчен һөнәр сайлауда беренче адым була.