"Татмедиа" журналистлары янгынга каршы көрәште

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген, 16 июньдә, “Татмедиа” җәмгыяте хезмәткәрләре үзләрен яңа һөнәрдә сынап карады – иҗат әһелләре өчен ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан оештырылган “Квест “Город МЧС” чарасында катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Журналистлар бүген чын мәгънәсендә янгын сүндерүчеләр вазифасын башкарды: тиз арада тиешле урынга янгын хакында да хәбәр җиткерде, коткаручылар өстендә күреп ияләнгән киемгә дә санаулы секундлар эчендә кереп чума алды, янып торган манекенны махсус тукыма, ә ачык утны янгын сүндергеч ярдәмендә юк итә алды. Билгеле инде, тәгаен басымга ия булган су сиптерү эшен дә ышанып тапшырдылар: үзләре ничек шөгыльләнәдер – безгә янгын сүндерергә түгел, ә кечкенә генә мишень тишегенә су тутырырга туры килде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге чараны үткәреп, янгын чыккан очракта гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең нинди әзерлектә булуын тикшерүне максат итеп куйган иде. Ярышка килгән 9 команданың берсе дә сынатмады – бурыч-максатларны тиз арада ерып чыга алды.

Янгын сүндерү бәйгесендә Intertat.ru командасы (рус телендәге хезмәттәшләребез – “События” егетләре белән берләшеп) да катнашты. Һәм, киеренке бәйгедә азга гына калышып, 3 нче урын яуладык!

Әлеге чара бәйрәм төсмерен алды – полосада ярыш кыза, читтә кайнар боткадан авыз итү һәм чәй эчү мөмкинлеге тудырылган. Күңелдә бер генә теләк уянды: өйрәнүләрне тормышта кулланырга туры килмәсен дә, янгын сүндерүчеләр белән журналистларга шундый күңелле шартларда гына очрашырга язсын!..

"Intertat.ru" республика электрон газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International