"Татар-информ"да узачак брифингта ТРда Яшьләр көне үткәрү турында сөйләячәкләр

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Иртәгә, 24 июнь көнне, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгы ТРда Яшьләр көненә багышланган матбугат конференциясе үткәрә. Чара "Татмедиа"ның беренче катында узачак.

Журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов җавап бирәчәк.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча үтәргә мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International