1 июльдә 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Татмедиа» ның 1 катында “Казанда Спортның су төрләре буенча 2015 елгы Дөнья чемпионатына билет программасын гамәлгә ашыру” темасына багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Аккредитация өчен эл.адрес: pr@tatar-inform.ru.
Искәртеп үтик, Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына 120 меңнән артык билет сатылган. Бу барлык билетларның 30 проценты дигән сүз.