Иртәгә 15.00дә "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм "Татар-информ" агентлыгы тарафыннан оештырылган видеокүпер була. Ул БРИКС илләренең I Яшьләр саммитына багышлана.
Журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова җавап бирәчәк.
Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча үтәргә мөмкин.
Искәртеп узабыз: 1 июльдә Россиядә БРИКС илләренең I Яшьләр саммиты башлана, ул 300дән артык яшь лидер, парламентарий, эшмәкәр, инженер, инноватор, җәмәгать эшлеклесен берләштерәчәк. Яшьләр очрашу мәйданчыгы итеп Мәскәү һәм Казан сайланган.