"Татар-информ" агентлыгының рус редакциясе баш мөхәррире "Алтын каләм" фестивалендә мастер-класс үткәрде

2015 елның 26 июне, җомга

20нче "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр республика фестивале кысаларында, танылган журналистлардан мастер-класслар дәвам итә. Бүген һөнәр серләре белән "Татар-информ" агентлыгының рус редакциясе баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина уртаклашты.

"Биредә 13-18 яшьлек егетләр һәм кызлар җыелган. Мин дә үземнең хезмәт эшчәнлегемне нәкъ менә шул яшьтә башладым һәм, нәтиҗәдә, бу шөгыль минем язмышыма әверелде", - дип сәламләде тылаучыларны Л. Абдуллина. 20 елдан артык дәвам иткән карьерасында ул телевизион яңалыклар хезмәте хәбәрчесеннән Татарстанның иң зур мәгълүмат агентлыгы баш мөхәрриренә кадәр юл узган.  

Лекция тыңлаучылар белән дустанә аралашу форматында үтте. Ләйсән Абдуллина башта "Татар-информ" эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге ММЧның эшчәнлек күләмен беренче карашка бәяләү шактый авыр. Бу "Татмедиа"ның 12нче катында урнашкан зур ньюсрум, интернет-телевидение, «Спорт-ФМ Казань» радиосы, яңалыклар тасмасы һәм «АТИ-Times»  аналитик порталы. Агентлыкның матбугат холлында даими рәвештә конференцияләр үткәрелә, алар туры эфирда трансляцияләнә.

Аннары сүз яңалыклар журналистикасының үзенчәлекләренә күчте. "Безнең бурыч - көн дәвамында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплау", - дип ассызыклады Абдуллина. Очрашу азагында Л. Абдуллина сораулар бирергә курыкмаска, тыңларга өйрәнергә, мәгълүмат чыганакларын сакларга һәм, бернигә дә карамастан, кеше булып калырга чакырды.                                                                                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International