Иртәгә 10.00дә "Татар-информ" агентлыгы «GREAT BOLGAR» ("Бөек Болгар") китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе үткәрә. Чара "Татмедиа" бинасының беренче катында узачак.
Матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фән буенча проректоры, Шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев катнашуы көтелә.
Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча үтәргә мөмкин.