Иртәгә, 1 июль 15.00 сәгатьтә, “Татар-информ” МА “Татмедиа” брифинглар залында (Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт, 1 нче кат) татар телендә матбугат конференциясе үткәрә.
“Идел” яшьләр үзәге базасында уздырылачак “Милләтебез хәзинәләре” профильле смена быел Россия Федерациясенең дистәләп төбәгеннән, шулай ук чит иләрдән балаларны җыеп, янә татар милли мохитендә яшәтәчәк. Татар федераль милли-мәдәни мохтарият аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова һәм “Идел” Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина белән сменаның мөмкинлекләре, үзенчәлекләре турындагы сөйләшүгә ММЧ вәкилләре чакырыла.