ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Конкурсның максаты – дәүләт граждан хезмәте турында уңай иҗтимагый фикер булдыру һәм дәүләт граждан хезмәтенең абруен арттыру.


24
август, 2018 ел
җомга

Бүген 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат уйнатылды, төп призга смарт-телевизор бирелде.

 


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Аны оештыручылар республика территориясендә дәүләт телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны барларга җыена.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу уңаеннан журналистлар өчен  «Яшьләр хәрәкәте тарихы» ачык республика конкурсын игълан итә.

Конкурсның максаты – ВЛКСМ тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган материалларны ачыклау һәм бүләкләү.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2018 елның 22 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: vlksm2018@mail.ru Тел.: 8 (843) 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ЗАЯВКА

БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТҮГӘ РИЗАЛЫК

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен җиткереп, шулай дип белдерде.

"Тумыштан бирелә торган хокук турында, бер караганда, фикер алышу булырга тиеш тә түгел кебек", - дип белдерде Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" комплексында VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы пленар утырышында.

Шәймиев Владимир Путинның былтыр июль аенда Йошкар-Олада әйткән сүзләрен дөрес аңламау, күпертү булды дип саный. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, төп халык теленә игътибарны арттыру турында теләсә кайсы Президент әйтергә тиеш. "Бу - төп бурыч", - ди ул. Ул Путинның шул чыгышыннан соң туган телләргә һөҗүм башланганын искәртте. "Без бит гел шулай яшәп килгән. Туган телләрне үстерүгә шартлар тудыру турында Россия Федерациясе Конституциясендә дә ачык язылган", - ди ул.

Минтимер Шәймиев туган телләрне үстерүгә киртәләр туганда моны башкару җиңелләрдән булмавын билгеләп узды. Бу уңайдан прокурорларның мәктәпләр буенча йөргәнен искәртеп узды. "Әти-әнидән бирелгән телдә сөйләшәсе килгәч, ничек була инде ул?! Укытучыларның нервлары чыдамаган вакытлар да булды бит. Күпмилләтле илдә моңа юл куелырга тиеш түгел иде", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Дәүләт Киңәшчесе туган телләр белән бәйле мәсьәләнең бик нечкә материя булуына, аңа сак кына кагылырга кирәклегенә басым ясады. "Президентлар һәрвакыт берәр вазгыятькә реакциясен күрсәтергә тырыша. Бу шул очрак", - диде Шәймиев Владимир Путинның туган телләргә мөнәсәбәте турында әйткән сүзе хакында. Минтимер Шәймиев фикеренчә, туган телләрне укыту турында закон кабул ителсә дә, тора-бара тагын күпсенүчеләр пәйда булырга мөмкин.

"Дөнья болай да тыныч түгел, проблемалар аннан башка да җитәрлек. Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде. Күп милләтле республика, илдә яшәп карарга кирәк башта. Кызганыч, глобализация процесслары нәтиҗәсендә туган телләр болай да юкка чыга бара. Аларны саклау дәүләт стандартлары аша башкарылырга тиеш. Туган телләрне саклап калу омтылышы һәркемнең күңелендә тыныч кабул ителергә тиеш. Без нинди авыр елларда да бу мәсьәләдә сират күпере аша чыктык бит. Хафалану бетеп, кешеләр тынычланырга тиеш", - диде Минтимер Шәймиев.

 

 

Әгәр телевизорда "Беренче канал", "Россия 1" логотибы белән янәшә "А" литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.

 


17
август, 2018 ел
җомга

Россия Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге документ бүген Казанның "Корстон" комплексында VII Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы пленар утырышында рәсмиләштерелде. Аны РФ Журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова имзалады.

"Ике берлек параллель уңышлы гына үсеш ала. Тәҗрибә алмашу, хезмәттәшлек турында килешү төзү әһәмияткә ия", - дип белдерде Владимир Соловьев.

 

Бүген Казанда узучы VII Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумындажурналистлар һәм хакимият вәкилләре милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыша. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200дән артык делегат килгән.

«Татарстан күрше төбәкләр өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә кайбер юнәлешләр буенча лидер булып тора. Милли тематика хакында фикер алышу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән журналистларны җыюлары бик әйбәт. Марий Эл Республикасы өчен әлеге мәсьәлә зур әһәмияткә ия, без форумда катнашу һәм коллегалар белән аралашуыбызга шатбыз», - дип искәртте Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министр урынбасары Михаил Матвеев.

Министр урынбасары искәртеп узганча, форумда ул башка милли төбәкләрнең вәкилләре белән үзара тәҗрибә уртаклашырга өметләнә. Аның сүзләренчә, Россиядә милләтләрне һәм телләрне саклау турыдан-туры илнең байлыгына йогынты ясый. 

 

Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумының пленар утырышы башланды.

Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм башка рәсми затлар катнаша.

Чараның төп максаты - Россиянең милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының торышы, үсеш перспективалары турында фикер алышу. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200 дән артык делегат җыелган.

Каләм ияләрен "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сәламләде. Форум дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Минтимер Шәймиев заманча мәгълүмати киңлектә сүзеңне ишеттерә белү, югалып калмау җиңел бурыч булмавын билгеләп узды. Бу вазифаның талантлы, үз эшенә тугры масакүләм мәгълүмат чаралары җилкәсендә булуын әйтте. Республикада 963 ММЧ теркәлгәнен, аларның 560ы - басма матбугат, 193е электрон форматта, 90нан артык телеканал, 13 мәгълүмати агентлык булуын белдерде. "Төбәкләрдәге кайбер газеталар саннарын шәхсән минем почтага юллый. Аларның күңел биреп эшләнгәне күренеп тора", - дип ул Татарстанның Россиядә иң күп укый торган төбәк булып танылганын да искәртте.

Бүген пленар утырыштан соң, "Милли сәясәтне гамәлгә ашыруда төбәк ММЧ роле" темасына семинар узачак. 

 


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта “Иртәнге чәй” тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International