Аны оештыручылар республика территориясендә дәүләт телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларны барларга җыена.
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу уңаеннан журналистлар өчен «Яшьләр хәрәкәте тарихы» ачык республика конкурсын игълан итә.
Конкурсның максаты – ВЛКСМ тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган материалларны ачыклау һәм бүләкләү.
Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2018 елның 22 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: vlksm2018@mail.ru Тел.: 8 (843) 570-31-12.
Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен җиткереп, шулай дип белдерде.
"Тумыштан бирелә торган хокук турында, бер караганда, фикер алышу булырга тиеш тә түгел кебек", - дип белдерде Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" комплексында VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы пленар утырышында.
Шәймиев Владимир Путинның былтыр июль аенда Йошкар-Олада әйткән сүзләрен дөрес аңламау, күпертү булды дип саный. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, төп халык теленә игътибарны арттыру турында теләсә кайсы Президент әйтергә тиеш. "Бу - төп бурыч", - ди ул. Ул Путинның шул чыгышыннан соң туган телләргә һөҗүм башланганын искәртте. "Без бит гел шулай яшәп килгән. Туган телләрне үстерүгә шартлар тудыру турында Россия Федерациясе Конституциясендә дә ачык язылган", - ди ул.
Минтимер Шәймиев туган телләрне үстерүгә киртәләр туганда моны башкару җиңелләрдән булмавын билгеләп узды. Бу уңайдан прокурорларның мәктәпләр буенча йөргәнен искәртеп узды. "Әти-әнидән бирелгән телдә сөйләшәсе килгәч, ничек була инде ул?! Укытучыларның нервлары чыдамаган вакытлар да булды бит. Күпмилләтле илдә моңа юл куелырга тиеш түгел иде", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.
Дәүләт Киңәшчесе туган телләр белән бәйле мәсьәләнең бик нечкә материя булуына, аңа сак кына кагылырга кирәклегенә басым ясады. "Президентлар һәрвакыт берәр вазгыятькә реакциясен күрсәтергә тырыша. Бу шул очрак", - диде Шәймиев Владимир Путинның туган телләргә мөнәсәбәте турында әйткән сүзе хакында. Минтимер Шәймиев фикеренчә, туган телләрне укыту турында закон кабул ителсә дә, тора-бара тагын күпсенүчеләр пәйда булырга мөмкин.
"Дөнья болай да тыныч түгел, проблемалар аннан башка да җитәрлек. Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде. Күп милләтле республика, илдә яшәп карарга кирәк башта. Кызганыч, глобализация процесслары нәтиҗәсендә туган телләр болай да юкка чыга бара. Аларны саклау дәүләт стандартлары аша башкарылырга тиеш. Туган телләрне саклап калу омтылышы һәркемнең күңелендә тыныч кабул ителергә тиеш. Без нинди авыр елларда да бу мәсьәләдә сират күпере аша чыктык бит. Хафалану бетеп, кешеләр тынычланырга тиеш", - диде Минтимер Шәймиев.
Әгәр телевизорда "Беренче канал", "Россия 1" логотибы белән янәшә "А" литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.
Россия Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге документ бүген Казанның "Корстон" комплексында VII Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы пленар утырышында рәсмиләштерелде. Аны РФ Журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова имзалады.
"Ике берлек параллель уңышлы гына үсеш ала. Тәҗрибә алмашу, хезмәттәшлек турында килешү төзү әһәмияткә ия", - дип белдерде Владимир Соловьев.
Бүген Казанда узучы VII Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумындажурналистлар һәм хакимият вәкилләре милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыша. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200дән артык делегат килгән.
«Татарстан күрше төбәкләр өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә кайбер юнәлешләр буенча лидер булып тора. Милли тематика хакында фикер алышу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән журналистларны җыюлары бик әйбәт. Марий Эл Республикасы өчен әлеге мәсьәлә зур әһәмияткә ия, без форумда катнашу һәм коллегалар белән аралашуыбызга шатбыз», - дип искәртте Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министр урынбасары Михаил Матвеев.
Министр урынбасары искәртеп узганча, форумда ул башка милли төбәкләрнең вәкилләре белән үзара тәҗрибә уртаклашырга өметләнә. Аның сүзләренчә, Россиядә милләтләрне һәм телләрне саклау турыдан-туры илнең байлыгына йогынты ясый.
Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумының пленар утырышы башланды.
Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм башка рәсми затлар катнаша.
Чараның төп максаты - Россиянең милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының торышы, үсеш перспективалары турында фикер алышу. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200 дән артык делегат җыелган.
Каләм ияләрен "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сәламләде. Форум дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Минтимер Шәймиев заманча мәгълүмати киңлектә сүзеңне ишеттерә белү, югалып калмау җиңел бурыч булмавын билгеләп узды. Бу вазифаның талантлы, үз эшенә тугры масакүләм мәгълүмат чаралары җилкәсендә булуын әйтте. Республикада 963 ММЧ теркәлгәнен, аларның 560ы - басма матбугат, 193е электрон форматта, 90нан артык телеканал, 13 мәгълүмати агентлык булуын белдерде. "Төбәкләрдәге кайбер газеталар саннарын шәхсән минем почтага юллый. Аларның күңел биреп эшләнгәне күренеп тора", - дип ул Татарстанның Россиядә иң күп укый торган төбәк булып танылганын да искәртте.
Бүген пленар утырыштан соң, "Милли сәясәтне гамәлгә ашыруда төбәк ММЧ роле" темасына семинар узачак.
“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта “Иртәнге чәй” тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.
Бүген Казан Кремленең «Манеж» Күргәзмәләр залында фотограф Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова югары бәяләде.
Римма Ратникова барлык оештыручыларга әлеге күргәзмәдән алган ләззәт өчен рәхмәт әйтте. “Әлеге күргәзмәгә килгәндә, мин Рамилнең исеме Татарстан фотожурналистикасының исеме икәнен белеп килдем. Рамил Гали Казан фоторәсеменең искиткеч фотографы. Мин әлеге фоторәсемнәр аша сурәтләнгән елларга чумдым. Иҗтимагый тормышта да без Рамил Галине бик еш күрәбез”, - диде ул.
Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алды.
“Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева күргәзмәне ачып җибәрде. “Бер яктан, Кремльдә фотокүргәзмә ачу – ул яңалык түгел. Ә инде икенче яктан, мин әлеге күргәзмәне икеләтә яңалык дип атар идем. Күргәзмәнең кызыклы башлап җибәрүчесе бар. Ул – безнең “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Нәкъ менә “Татар-информ” агентлыгы үзенең хезмәттәше, фотограф Рамил Галинең күргәзмәсен башлап җибәрде. Моннан тыш, әлеге күргәзмәне “Инвелс” компаниясе дә хуплады. Димәк, бу проект иганәче ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме, без үзгәрешләр чорына мөрәҗәгать итәбез. Һәм шул ук вакытта, әлеге фоторәсемнәргә карап, чыннан да бу хәлләр бездә булганмыни, дип гаҗәпләнәбез. Вакытны сайламыйлар. Нинди генә үзгәрешләр булса да, кешеләр яхшырак яшәргә, мөмкинлекләрне кулланырга омтылалар. Миңа әлеге күргәзмә фотографның шәхси мөнәсәбәте белән кызыклы. Рамил бу күргәзмәсе турында үзе дә шулай дип яза. Барыбер дә бу бер кешенең күрүе. Һәм шул кешенең үз вакытының елъязмасын булдырырга теләве. Бер яктан, авыр вакыт һәм үзгәрешләр чоры елъязмасы, ә инде икенче яктан, шул ук вакытта, көчле кешеләр чоры. Барысына да чыдаган кешеләр елъязмасы”, - диде Зилә Вәлиева.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Зилә Вәлиевага холдинг исеменнән рәссамнарга булган игътибар өчен рәхмәт әйтте. “Рамил Гали, берсүзсез, фоторәссам. Әлеге күргәзмә моны бик яхшы дәлилли. Хәзерге вакытта һәркемдә дә гаджетлар, телефоннар бар. Һәр кеше үзен үзе төшерә, һәркем дә үзенә үзе режиссер. Бар теләгән әйберне фотога төшерә аласың. Әмма әлеге атмосферага килеп эләккәч кенә, аермасы нәрсәдә икәнен аңлыйсың. Профессионал карашы һәм обыватель иҗатының аермасы нидә икәнен аңлыйсың. Рамил, рәхмәт сиңа. Безнең холдингта менә шундый осталар эшли. Мин фотографлар, язучылар, шагыйрьләр төрле жанрда үз эшләрен күрсәтә алсыннар өчен тырышырмын. Һәр күргәзмә – ул ниндидер нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар кору. Шуңа күрә бу синең иҗат тормышыңда бик мөһим чор. Мин биредә җыелган фоторәсемнәр элитасына күрергә һәм өйрәнергә киңәш итәм. Иганәчеләргә дә зур рәхмәт”, - диде Андрей Кузьмин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков күргәзмә оештыруның катлаулы эш икәнен билгеләп үтте. “Күргәзмә оештыру бик авыр эш икән. Мин әлеге процесста беренче тапкыр катнашам. Күргәзмәнең исемен ике тапкыр үзгәртүгә карамастан, нәтиҗәдә, Зилә Рәхимҗановна Вәлиеваның сизгерлеге белән, без “Тимер кешеләр” дигән вариантта тукталдык. Шул чор кешеләре яшәгән шартларда хәзерге заман кешеләре яши алыр идеме икән? Менә ул кешеләр исән калганнар. Рамил Гали барысын да вакытында төшереп өлгергән. Иң мөһиме, саклап калырга”, - диде Шамил Садыйков.
14 августта, ягъни бүген, сәгать 16.00 Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Галинең “Тимер кешеләр” (“Железные люди”) күргәзмәсе ачыла. Без Рамил Галидан күргәзмәнең үзенчәлекләре турында сөйләвен үтендек.
Рамил Галинең “Тимер кешеләр” күргәзмәсе - хәлиткеч үзгәрешләр, идеология алышыну һәм аңның үзгәрүе чорында кешеләрнең тормышы турында. Андый чорда нык рухлы һәм тимердәй холыклы кешеләр генә исән кала алды. Алар икътисади һәм сәяси тормыштагы, идеологиядәге кинаяле үзгәрешләргә тиз күнегә алды. Катлаулы заман булуга карамастан, төрле сынауларны – криминалның масштаблы чагын, товар дефицитын, шәхси трагедияләрен кичерә алды. Иң мөһиме – алар үзләрендә кешелек сыйфатларын, мәрхәмәт һәм мәхәббәтне саклап, яңа җәмгыять һәм дәүләт төзи алды.
Рамил Гали - бүгенге көндә Татарстанда иң танылган фотографларның берсе. Ул Россия журналистлары берлеге, Татарстан Республикасы журналистлары берлеге, Мәскәү журналистлары берлеге, Россия фоторәссамнары берлеге, Татарстан Республикасы фотографлары берлегендә әгъза булып тора.
- Мин “Татарстан яшьләре” газетасы корреспонденты булганда Республикабызның күп кенә тарихи вакыйгаларында катнаштым. Һәм кайдадыр мин вакыт һәм тарих белән күзгә-күз карашып, берүзем кала идем. Мин – үзем сурәтләгән һәр тарихи вакыйганың шаһите. Сөембикә манарасына ярымай куйганны да бары тик мин генә төшердем, чөнки фотографлардан башка беркем дә юк иде.
Бу күргәзмә өчен мин 1988 елдан алып 1993 елга кадәр төшергән фоторәсемнәремне алдым. Бу – 5 ел вакытны чагылдырган документаль фоторәсемнәр. Татарстанның нинди булганын, ул вакытта ниләр булганын тамашачылар, бигрәк тә яшьләр, үз күзләре белән күрерләр. Яшьләрнең бу турыда ишеткәннәре бар. Әмма, миңа калса, 100 тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзең белән килеп карау күпкә яхшырак.
Әлеге күргәзмәм белән минем кешеләрдә фоторәсемнәргә карата кызыксыну уятасым килә. Бәлки киләчәктә мин музей да булдырырмын. Без булган бар әйберне дә саклап калырга тиеш. Бүген вакыт бик тиз уза, күзне ачып йомганчы бер әйберне икенчесе алыштыра. Мондый темплар белән без архивларыбызны да югалта алабыз. Фоторәсемнәр дә югала ала, шуңа күрә әлеге күргәзмәм игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Күргәзмә ноябрьгә кадәр эшләр дип ниятлибез. Төп карар бераз соңрак кабул ителәчәк. Гомумән әйткәндә, без бу күргәзмә белән Татарстан шәһәрләре буйлап йөрергә ниятлибез. Үзенчәлекле фоторәсемнәр рейды үткәрергә телибез. Шул очракта теләгән һәркем тарихи фоторәсемнәр белән таныша алачак.
Аклы-каралы тарих
- Рамил абый, яхшы фотографны ничек танырга? Аның фотосурәтләре нәрсә белән аерыла?
- Миңа заманында зур уңыш елмайды. Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым. Мин журналистиканы бары тик журналистика итеп кенә күрмим. Күп фотограф, ниндидер вакыйганы төшергәндә, факт төшергән кебек кенә төшерә. Фоторәсемдә вакыйганы күләмлерәк итеп күрсәтә торган детальләр булырга тиеш. Кешенең йөзендә һәрвакыт хисләр булуы да мөһим. Мин вак детальләргә игътибар итәргә тырышам. Бу кеше ничек киенгән, тыңлап торучылар ничек киенгәннәр, бер сүз дә әйтмәгән кешеләрнең йөзләрендә нинди хисләр. Мин документаль фоторәсемнәрне сәнгать призмасы аша күрсәтергә тырышам. Миңа калса, шулай кызыграк.
Рамил Галинең әлеге күргәзмәдәге фоторәсемнәре аклы-каралы.
- Элек төсле фоторәсемнәр бик аз иде. Аларны ясау, төсле итү – ул бик авыр процесс, шуңа күрә күпчелек фоторәсем аклы-каралы. Аклы-каралы фотосурәтләр тарихны һәм сюжетны нәзакәтле итеп күрсәтәләр.
Коммунизм чорында ниндидер тискәре әйбер төшерергә ярамый иде. Советлар Союзы партияләренә кермәгән әйберләрне шулай ук төшерергә ярамады. Шуңа күрә журналистларның төшергән күп материаллары газеталарда чыкмады. Андый фоторәсемнәр газеталарда чыга да алмадылар. Шуңа күрә без шундый фоторәсемнәрне төшерә идек тә, бары тик бер-беребезгә генә күрсәтә идек. Үзгәртеп кору чорыннан соң гына ул фоторәсемнәрне күрсәтергә рөхсәт бирелде.
Республиканың алдынгы фотографларыннан түләүсез мастер-класслар
- Рамил абый, күргәзмә белән һәр теләгән кеше дә таныша аламы?
- Мин күргәзмәгә нәкъ менә шул вакытка катнаш булган кешеләрне чакырам. Мин фотосурәтнең мөһим документ икәнен аңлауларын телим. Шуңа күрә күргәзмәгә зур урындагы сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр чакырылачак. Мин шушы чор белән чыннан да кызыксынган кешеләр булуын телим. Ачылышка керү бушлай булачак. “Манеж” күргәзмәләр залының кагыйдәләрен һәм планнарын мин төгәл әйтә алмыйм. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының алдынгы фотографлары мастер-класслар күрсәтәчәк. Беренче 10 көн эчендә теләгән һәр кеше дә фотосурәт үзенчәлекләренең асылына төшенә алачак.
- Күргәзмәгездә мастер-классларны кемнәр үткәрәчәк?
- Алар арасында мин дә бар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Расыйх Фәсхетдинов фотоаппаратлар турында сөйләячәк. Аңарда Татарстанда фотоаппаратлар коллекциясенең иң зурларының берсе. Ул нинди фотоаппаратларны сатып алырга, ниндиләрен, булса, сатмаска, саклап калырга, бәяләр һәм юеш процесслар турында сөйләячәк. Антон Райхштат заманча фотография технологияләре турында сөйләячәк. Шулай ук ул кәрәзле телефоннарга дөрес итеп төшерергә һәм нинди программалар һәм фильтрлар кулланырга кирәк икәнен өйрәтәчәк. Гомумән, ул заманча электрон фотосурәтләре продуктлары турында сөйләячәк. Евгений Кулешев тарихи фотосурәтләр һәм сугышлар реставрацияләве турында сөйләячәк. Наил Зыятдинов бәя сәясәте һәм Казан базары турында сөйләячәк - портфолио күпме тора, фотосурәт күпме тора, ничек туйга фотограф сайларга, күпме акча түләргә һәм башкалар. Евгений Канаев табигать күренеше фотосурәтләре турында сөйләячәк. Калган исемнәр бераз соңрак төгәл билгеле булачак.