ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе «Китап» радиосы яңа татар шәһәр мәдәниятен, мохитен формалаштырачак, дип саный.

«Китап» радиосының FM ешлыкта барлыкка килүе — зур хезмәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да ярдәме зур булды. Әдәби радиостанция — татар теле, мәдәнияте үсешенең яңа юнәлеше. Радио гасырлар буена Казанда яшәгән татар зыялыларының терәк-таянычы да», — диде ул матбугат очрашуында. 


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанның көньяк-көнчыгышына эшләячәк яңа телеканал эшчәнлеген «Татмедиа» АҖ 2021 елның мартында башлап җибәрергә планлаштыра.

Яңа телеканал «Татарстан-24» каналының челтәр партнеры буларак эшләячәк, дип хәбәр итте медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков. 


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты FM 98,6 ешлыгында яңа милли татар радиосын эшләтеп җибәрүне анонслады 


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә «Татмедиа» медиахолдингының эре проектларын тәкъдим иттеләр. 

Медиаплатформа быел Татарстан Президенты ярдәме белән эшли башлады.
Кичә, 15:55 


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен» һәм «яңа кызыклы проектлар» теләде. 

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Социаль челтәрләр һәм мессенджерларга язылучылар саны арта, аларда контент булдыру һәм куллануның үз культурасы формалаша. Шунлыктан «Татмедиа» АҖ әлеге платформаларда яңа медиа булдыруга инвестиция кертәчәк. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. 

«Татмедиа» медиахолдингы составындагы редакция сайтларына 2020 елда 138 миллионнан артык укучы кергән, үсеш 36 процент тәшкил иткән. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта әйтте. 

2020 елда «Татмедиа» медиахолдингы чыгара торган газета-журналларның гомуми тиражы 20 проценттан күбрәк данәгә арткан. Басма матбугатка язылучылар саны да, ваклап сату күрсәткече дә үскән. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International