Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше кыйммәтле бүләк алачак

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше кыйммәтле бүләк алачак. Хаталы язмалар турында мәгълүматны 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» системасына җибәрергә кирәк

«Конкурс халыкның игътибарын татар телендә язылган элмә һәм мәгълүмати такталарга, топографик тамгаларга, юл күрсәткечләренә һәм торак йортларның истәлекле такталарына, аншлагларына җәлеп итү максатында уздырыла», — диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Бәйгедә катнашырга теләге булганнар «Халык контроле» системасында теркәлү узарга тиеш. Катнашучыдан элемтәгә керү өчен телефон номерын, яки электрон почта адресын күрсәтүе сорала.

«Элмә такталары текстында хата тапкан кеше аны фоторәсемгә төшереп, „Халык контроле“ системасына беркетә һәм проблеманың асылына ачыклык кертә торган аңлатма яза. Әгәр без тактада хата барлыгын күрсәк, системада җаваплы оешманы билгелибез һәм аны төзәттерү буенча эш алып барабыз», — диде институтның өлкән фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәев.

Бәйгедә катнашырга теләүченең «Халык контроле» системасына керү мөмкинлеге булмаган очракта, мәгълүматны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон адресына җибәрә ала. Хаталы тактаның фотосы, тулы адресы, шулай ук кыскача аңлатмасы булырга тиеш. Мәгълүмат дөрес җибәрелгән булса, институт аны үзе “Халык контроле”нә кертәчәк.

«Безгә хата күрсәтеп кенә эш бетми. Без аларны төзәттерү этабына кадәр җиткерергә тиеш», — диде Ким Миңнуллин. 

Бәйге Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырыла. Төп оештыручы — Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Модераторы — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

  НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International