«Татмедиа»да матбугатка язылучылар арасында үткәрелгән бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Кышкы чорда газета-журналларга язылган өчен кар көри торган машина, гаджет яки кухня техникасы» бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Төп бүләк – кар көри торган машинага Татарстанның Саба районыннан Кәримулла Гатауллин лаек булды.

«Без үткән атнада бүләкләр уйнаттык һәм аларны тиз арада тапшырырга ниятләдек. Өстәвенә, бүгенге көндә кар көри торган машина аеруча актуаль — быел кар күп. Шунлыктан бүләк тапшыруны озакка сузмаска булдык», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул билгеләп үткәнчә, конкурста җиңүчеләр арасында Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бар. Шуның аркасында җиңүчеләрнең барысы да тантанага килә алмаган, әмма аңа карап аларның берсе дә бүләксез калмаячак.

Һәр абунәченең үз номеры бар иде, җиңүчеләрне исә онлайн режимында бүләкләделәр. Кар көри торган машинадан тыш, «Татмедиа»да өч электр чәйнеге, өч тостер, өч смартфон һәм ике планшет та тапшырдылар.

Төп бүләккә республиканың Саба районыннан Кәримулла Гатауллин лаек булды. Ул үз йорты белән яши, шунлыктан мондый техника аңа бик тә кирәк.

«Без үз йортыбыз белән яшибез. Быел кар күп, эш җитәрлек. Саба – авыл җирлеге. Мин үзем аннан (кар көри торган машина – Т-и иск.) файдалана алмасам да, әлеге машинада улым эшләячәк», - диде төп бүләк иясе.

Гатауллин «Татмедиа» АҖ басмаларына язылучылар арасында үткәрелә торган бәйгедә ел саен катнаша. Ул «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» һәм «Саба таңнары» кебек газета-журналларга язылган. Аның сүзләренчә, үз вакытында – уллары кечкенә чагында ул балалар өчен чыга торган журналларны да алдырган.

«Татмедиа» АҖ абунәчеләр өчен мондый бәйгеләрне 2014 елдан башлап һәр алты ай саен үткәрә.

Бүләк тапшыру тантанасында «Татмедиа» АҖ вәкилләре медиахолдинг басмаларына язылу кампаниясе инде башлануын билгеләп үтте. Аларның кайберләренә 2020 елгы бәядән язылырга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы бүләкләрнең моннан бер атна элек уйнатылуы хакында хәбәр иткән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International