Айдар Сәлимгәрәев «Блогерлар Сабан туе» турында: Татарларны берләштерә торган бәйрәм

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Теләче районы Баландыш авылында «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе» бәйрәме узды. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән танылган татар блогерлары җыелган иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге чараны төрле өлкәләрдәге татарларны берләштергән бәйрәм булуын билгеләп үтте.

«Күрше төбәкләрдән, төрле районнардан барлык блогерларны җыеп, шундый матур бәйрәм уздырганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Бәйрәмгә чакыру алгач, моның хәтле күп кеше җыелыр дип уйламаган да идем, кунакларыбыз бик күп, бәйрәм бик җанлы бара, барыгызны да бәйрәм белән! «Блогерлар Сабан туе» чын мәгънәсендә төрле өлкәләрдәге татарларны берләштерә торган бәйрәм», – диде ул.

Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин Айдар Сәлимгәрәевка район белән актив хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин бәйрәмнең масштабы елдан-ел үсүен, кунаклар саны артуын билгеләп үтте.

«Түгәрәк уен» – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм, әлеге бәйрәмебез инде икенче ел «Блогерлар Сабан туе» белән берләшкән форматта. Зур рәхмәт «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә, без һәрвакыт бергә эшлибез, уртак максатлар куябыз. Елдан-ел әлеге бәйрәмнең масштабы үсә, кунакларыбыз саны арта. Баландышка бүген 60ка якын татар блогерлары җыелды, барысына да зурлап кайтулары өчен рәхмәт. Монда үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне саклау буенча да зур эш алып барыла. Төрле уеннар – көлтә, себерке бәйләү белән бергә милли көрәш тә оештырдык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәм инде дүртенче ел Теләче районы Баландыш авыл җирлегендә уза. Авыл башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән өчен авыл халкына рәхмәт белдерде.

«Менә тагын яңадан очрашырга насыйп булды. Соң булса да, хәзер эшләребез дә тәмамланып килә, быел да матур итеп блогерларыбыз белән бергә җыелыштык. Дөрестән дә, Баландыш җирлеге елдан-ел матурая, авылны тәртиптә тотарга, матурайтырга тырышабыз. Әлеге бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән өчен авыл халкына рәхмәт. Бергә җыелгач, күңелле була. Авылыбызда тырыш, ярдәмчел халык яши, зур рәхмәт сезгә», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сабан туенда кунаклар өчен уеннардан кала бай концерт программасы әзерләнгән иде. Мәйданда җирле музыкаль ансамбльләр, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм танылган эстрада җырчысы Гөлүс Хәбибрахманов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International