Казанда Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларның медиаүзәге эшләячәк

2025 елның 5 сентябре, җомга

14 сентябрьдә “Татмедиа” брифинг-залында 8.00 сәгатьтә Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәге эшли башлый. Көн дәвамында матбугат конференцияләре спикерлары Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, политологлар, Иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре, экспертлар һәм социологлар булачак. Медиаүзәк Бердәм тавыш бирү көне дәвамында эшләячәк, соңгы матбугат конференциясе 21.00 сәгатькә планлаштырылган.

- Сайлауларның ачыклыгы, барлык процессның үтәкүренмәлелеге - теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлау кампанияләренең мөһим мизгеле. Массакүләм мәгълүмат чаралары Бердәм тавыш бирү көнендә, аудиториягә төп вакыйгалар турында оператив һәм объектив мәгълүмат җиткерү өчен, тыгыз графикта эшләячәк, - дип билгеләп үтте “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Медиаүзәктән шулай ук турыдан-туры трансляция оештырылачак, ул район массакүләм мәгълүмат чаралары, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына һәм республикада яшәүчеләргә Бердәм тавыш бирү көне барышы турында реаль вакыт режимында мәгълүат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук, гадәттәгечә, “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында бБрдәм тавыш бирүнең көнендә иртәнге сәгать 08:00 дән 22:00 гә кадәр “Мин яратам сине, Татарстан” 14 сәгатьлек телемарафоны узачак.
“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыкларының махсус чыгарылышлары: 14 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә “Россия 24” телеканалында, 14.30 сәгатьтә “Россия 1” телеканалында планлаштырылган.

«Татарстан 24» телеканалында һәр сәгать саен республика шәһәрләрендә һәм районнарында Бердәм тавыш бирү көненең иң кызыклы вакыйгаларыннан турыдан-туры хәбәрләр көтелә. 14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Респбликасы Рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.
Югары дәүләт вазыйфасына дүрт кандидат дәгъва итә. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга 11 меңнән артык кандидат теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International