Татарстанда террорчылыкка каршы көрәш турында роликлар сериясен тәкъдим иттеләр

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Татарстанда телефон аша террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүче кырыгалдарларга каршы ничек каршы тору турында оригиналь профилактик видеороликлар сериясен тәкъдим иттеләр.

Роликлар Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты белән берлектә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан эшләнгән. ТР Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илдус Гәрәев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта террорчылык яңа формалар ала, җинаятьчеләр деструктив максатларда мәгълүмат технологияләрен куллана. "Күп очракта балигъ булмаган, ныгып җитмәгән кешеләрне җәлеп итәләр һәм мессенджерлар ярдәмендә аларны террорчылык эшчәнлегендә катнашу өчен әзерлиләр. Кызганычка каршы, Татарстанда автомобильләргә ут төртүләр, тимерюлларның трансформаторларын яндырулар һәм яңа технологияләр ярдәмендә башкарылган башка җинаятьләр булды", - дип
өстәде ул.

Казан федераль университетының комплекслы иминлек буенча проректоры Ришат Гузейров «Татар-информ»га бүгенге көндә кискен проблемаларның берсе - кибертерроризм булуы турында сөйләде. "Яшьләр еш кына интернетта аралаша, гомумән, аларның тормышы интернетка күчте. Террорчылар яшьләрнең мавыгуын һәм аларның тормышын террористик актларга җәлеп итү өчен куллана. Иң зур киберкуркыныч хәзер Киевның неонацист режимыннан яный, ул яшьләребезне җинаять кылуда кулланырга тырыша", - дип сөйләде ул. Мондый йогынтыга каршы тору өчен төрле ысуллар кулланыла. Оригиналь видеороликлар сериясен булдыру шул эшнең яңа этабы булып тора, аларның максаты - гади кешеләрне тышкы дошманнар йогынтысыннан саклау, җинаятьчеләрнең "сценарийлары" турында сөйләп аңлату.
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә Россия Федеральиминлек хезмәтенең республика буенча идарәсенең Татарстан халкына мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, җинаятьчеләр гражданнарны җәлеп итүнең төрле ысулларын куллана.

Истә тотыгыз, террорчылык актларын әзерләү фактлары турында мәгълүматка ия булган очракта, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне ел саен 3 сентябрьдә, 2004 елда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International