Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2025 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо»
гомумроссия конкурсына« дигән тамга белән konkurs_tatarruhi@mail.ru  электрон почта адресына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум, 4 урын – 15 000 сум.) «Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:
- конкурс эшләренең Конкурс максатларына һәм бурычларына туры килүе (0-5 балл);
- тапшырылган эшләрнең актуаль, объектив һәм тикшерелгән, аналитик яктан тирән булуы (0-5 балл);
- эшнең тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте, авторның гражданлык позициясе чагылу (0-5 балл);
- эшнең югары һөнәри дәрәҗәдә эшләнүе (адресат тарафыннан җиңел кабул ителү, тел-сурәтләү чаралары куллану, композиция-структура төзелешенең югары сыйфатлы дизайны һәм бизәлеше) (0-5 балл);
- тапшырылган эшләрнең матур әдәби телдә булуы (0-5 балл);

- концепциянең, сценарийның, теманың, теманы яктыртуның кабатланмаган булуы,шәхси иҗат стиле булу (0-5 балл).
Конкурска йомгак ясау турындагы мәгълүмат Агентлык сайтына урнаштырылачак.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International