Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан яңа ел чыршысыннан үтенеч язылган открытка алды. Ул Ютазы районыннан 3 яшьлек баланың теләген үтәп, аңа “акыллы” сәгать бүләк итте.
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган очрашуда Татарстана Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә агымдагы елның мөһим вакыйгаларын яктырту эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
Айдар Сәлимгәрәев: Балалар һәм яшүсмерләр өчен интернет басма булдыру турында уйлыйбыз
Татарстан журналистлары Лисичанск балаларына Яңа ел бүләкләре озатты
2022 елның 2 декабрендә массакүләм мәгълүмат чараларында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы эшләү мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс «массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы материал» номинациясе буенча үткәрелде, барлыгы 4 конкурс эше кабул ителде.
Татарстан Республикасы муниципаль районында (районнарында) һәм (яисә) шәһәр округында (округларында) террорчылык идеологиясе таралуга каршы тору буенча халык арасында мәгълүмат бирү, агарту эше үткәрүнең иң яхшы проектына конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.
Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасының хәйриячелек бергәлеге тарафыннан үткәрелгән чараларны иң яхшы яктыртуга багышланган «Добро в эфире» республика конкурсына йомгак ясалды.
9 декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк технопаркында узган форумда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшы яктыртуга багышланган «Коррупциягә журналист карашы» республика журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары өчен грант бәйгеләрен дәвам итәргә кирәклеген белдерде.
Бүген «Татмедиа» бинасында Татарстан Республикасында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте эшчәнлеге турында иң яхшы басмалар өчен журналистларны бүләкләделәр.