Рөстәм Миңнеханов: Матбугат һәрвакыт җәмгыятьнең мөһим институты, ә хакимият өчен - халык белән җитди кара-каршы элемтә чыганагы булды һәм шулай булып кала да

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

үген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һәм медиа өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия матбугаты көне белән котлады. «Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Матбугат заманында җәмгыятьнең мөһим институты булды һәм шулай булып кала да, ә хакимият өчен – халык белән җитди кара-каршы элемтә чыганагы», - диде Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Ул ассызыклаганча, журналистларга зур җаваплылык йөкләнә, аеруча төп һөнәри принципларны үтәү – объектив һәм дөрес мәгълүмат җиткерү мөһим. «Хакимиятләрнең теләсә нинди эшчәнлеге, теләсә нинди реформа – болар барысы да халыкка төгәл җиткерелергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар эше турында. Аның сүзләренчә, шулай ук журналистларның квалификациясен даими рәвештә күтәрү мөһим - бигрәк тә алар эшләгән юнәлешләрдә. «Һәм яхшы яңалыклар күбрәк булсын иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен:

Ел саен Россия матбугаты көне 13 гыйнварда билгеләп үтелә. Дата 1703 елда беренче Россия газетасы «Ведомости»ның чыгуына багышлана. Бәйрәм рәсми рәвештә РСФСР Югары Советы Президиумының 1991 елның 28 декабрендәге карары белән гамәлгә куелган.

Россия матбугаты көнен матбугат басмалары журналистлары гына түгел, ә телевидение һәм радиокомпанияләр, шулай ук челтәр ММЧ бәйрәм итә. 13 гыйнвар – мөхәррирләр, нәшер итүчеләр, публицистлар, корректорлар - теге яки бу дәрәҗәдә мабугат белән бәйле барлык кешеләр өчен мөһим көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International