Телерадиокомпания коллективы заманча, якты һәм уңайлы бинада эшләячәк. Биредә ачык төскә төренгән коридорлар каршы ала, һәр хезмәткәр өчен уңайлы эш урыны бар, яңа студияләр ачылган һәм заманча җиһазлар урнаштырылган.
Тантаналы ачылышта Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм башка кунаклар катнашты.