Фәрит Мөхәммәтшин халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында журналистлар белән очрашты

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуы быел гадәти булмаган форматта узды. Тантаналы чара, республикада 2023 ел –милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүгә бәйле
рәвештә, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында оештырылды.


Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. Ул каләм әһелләренә рәхмәт белдерде һәм иҗади уңышлар теләде.


«Мин сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга аерым рәхмәт әйтәсем килә: ул һәр елны безне бәйрәм белән котларга килә», – диде Сәлимгәрәев.


«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе шулай ук республика Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәровның котлавын да җиткерде. «Сайлаган һөнәрегезнең иң күркәм якларына тугрылык һәм аудитория алдында җаваплылык тою алга таба да
республикабызның барлык журналистлары өчен көндәлек маяк булып торсын, ә аның нәтиҗәләре гомуми эшкә – татарстанлыларның берләшүенә, күпмилләтле илебезнең тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итсен», – диелгән иде котлау текстында.


Быел Россия матбугаты көненә багышланган чараның Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында оештырылуы Татарстанда 2023 елның милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүенә бәйле.


Тиздән 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк техникум дизайнерлар, тегүчеләр, кием-салым рәссамнары, зәркәнчеләр, агачтан, керамикадан сәнгать әйберләре ясаучылар, һ.б. әзерли.

Техникум Россиядә яшәүче бар халыкларның халык сәнгать һөнәрчелеген, милли мәдәниятен торгызу, өйрәнү, саклау һәм үстерү юнәлешендә хезмәт итә. Биредә традицион мәдәният заманча белем бирү алымнары ярдәмендә өйрәнелә, халык һөнәрчелегенең иң яхшы традицияләре яңартыла. Остазлар һәм студентлар бүгенге яшәешкә туры килә торган, миллилек һәм гореф-гадәтләр чагылган сәнгать әсәрләре тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International