«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Дастаннар елын» рәсми ачуга багышланган матбугат конференциясе узды

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы 2023 елны «Дастаннар елы» дип игълан итте. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данил Шакиров шул хакта сөйләде.


«Дастан – эпик жанр гына түгел. Дастан ул – тарихи чыганак һәм халыкның милли үзаңының бер өлеше», – дип ассызыклады спикер.

Шакиров сүзләренчә, «Дастаннар елы» кысаларында чаралар Татарстаннан читтә дә оештырылачак. «Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче барлык оешмалар фәнни-гамәли конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрәчәк, алар турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә
таратачак», – дип аңлатты ул.


Гыйнвар ахырында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектакленең премьерасы булачак. Спектакльнең консультанты – танылган этнограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та чыгыш ясады.

Иҗатчылар ел дәвамында, дастан материалларын кулланып, кыска фильмнар төшерәчәк һәм комикслар ясаячак. Шулай ук дастаннар тупланган җыентыклар һәм фольклорны өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр материаллары басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International