Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үтенечләр чыршысы» акциясе уңаеннан Казанның яшь яшәүчесе - 9 яшьлек Михаил Санталовның теләген үтәде, ул балалар радиосында булырга хыялланган. Мишаның балалар радиосын үз күзләре белән күрәсе килгән. Бүген аны «Шаян ТВ» телеканалына һәм «Болгар радиосы»на кунакка чакырдылар, студияләрне күрсәттеләр, яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.
Әбисе белән килгән малайны телеканалның алып баручылар каршы алды. Телестудиянең эше, проектлар, программаларның ничек төшерелүе, тәрҗемә студиясендә мультфильмны тәрҗемә итү барышы белән таныштырдылар.
Михаил шулай ук «Болгар радиосы» студиясендә дә булды. Ул яңа ел үтенечендә балалар радиосын бик яратып тыңлавы, тапшыруларның аңа бик ошавы турында язган булган. Шуңа күрә радио малайда аеруча зур кызыксыну уятты.
Очрашу ахырында “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Эдуард Хәйруллин Михаил Санталовка ноутбук, йомшак уенчык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәм-томнар, «Шаян ТВ»дан истәлеккә бүләкләр бирде.