ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Киләсе елда Татарстанда республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә белем бирүнең бер үк төрле сыйфаты тәэмин ителүгә игътибар биреләчәк. Моннан тыш, мәгариф өлкәсендәге төп юнәлешләр арасында мәктәпкәчә белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү һәм урта һөнәри белем булачак. Бүген бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә ярдәм итү, экологик темаларга язучы республика хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максаты белән үткәрелгән иде.
Тантанада спорт вакыйгаларын яктырткан ММЧлар бүләкләнде. Интернет-ресурслар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, радиостанцияләр арасында “Спорт FM” – җиңүчеләр рәтендә.
Яңа ел алдыннан «Журналист» журналы 2014 елга нәтиҗәләр ясады һәм алты иң яхшы басма авторларын билгеләде. Алар арасында ике Татарстан журналисты.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТРда кече һәм урта эшмәкәрлек  усешенә багышланган медиа-проектлар һәм журналист эшләре V республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. 

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР журналистлар берлеге йортында «Юрий Щекочихин: «Однажды я был…» документаль фильмының презентациясе узды. Бу фильм күренекле журналист Юрий Щекочихинның тууына 60 ел булу уңаеннан төшерелгән. Презентациядә республика журналистлары, кинолента авторлары һәм Юрий Щекочихин иҗатын хөрмәтләүчеләр катнашты.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Кичә «Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» социаль-әдәби проектын ММЧ да иң яхшы яктыртучы конкурсына нәтиҗә ясады.

Бүген «Парламентские вести» программасы юбилеен бәйрәм итә. Менә инде 10 ел программа ГТРК “Татарстан” каналында чыга. 

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанга илебез эчендәге сәяхәтләр турындагы “Россия. Гений места” яңа туристик тапшыруын төшерү өчен “Моя планета” телеканалының төшерү төркеме килеп төште. 
Бүген "Мәдәни җомга" газетасына яңа баш мөхәррир - Вахит Имамов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International