“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе яңа тапшыру форматына күчә

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

«Татарстан» телеканалы яңа технологияләр һәм мөмкинлекләргә ия булды. Сигналны HD-форматында төшерергә һәм белдерергә сәләтле яңа техника тамашачыга информацияне тагын да оператив һәм сыйфатлы рәвештә тапшырырга булышачак.

Телекомпаниядә яңача җиһазландыру үткәрелде. Глобаль үзгәрешләр яз көне гомуми мәйданы 200 квадрат метр булган яңа студия төзелешеннән башланды. Әлегә ул гаять зур һәм буш павильон, әмма ут җиһазлары инде эленгән һәм камералар җыелган.

Канал техник җиһазланышы буенча Россиядә лидерларның берсе булды. Быел телеканал үзенең 5 филиалын яңача җиһазландырды, бу үз чиратында заманча теле-форматта төшерү һәм тапшыруга мөмкинчелек бирәчәк.

Яңа система хәбәрләрне автоматлаштыра, ул Далет фирмасы тарафыннан җитештереп чыгарылган. Беренче карашка гади тамашачыга телевидение җиһазының ни рәвешле эшләгәнен аңларга кыен. Ә аппаратлы студия блогы космик идарә итү станциясенә охшаш, аның да зур күләмдә монитор һәм төймәләре бар. Хәтта профессионалларга да моны аңларга җиңел түгел.

Һәрбер корреспондент өчен шулай ук яңа эш урыны каралган. Редакциядә төп корал булып компьютерлар тора. Барлык машиналар да гомуми челтәргә тоташтырылачак, бу исә эшмәкәрләргә үз урыннарыннан күчмичә генә үзара бәйләнештә торырга мөмкинчелек бирә: корреспондент язган текстны шеф-редактор шунда ук дөресли, монтажга җибәрә, режиссер чыгарылыш өчен әзер сюжет ала. Бу бик тә мөһим, чөнки һәр секунд та исәптә.

“Татарстан” радиосы да үзгәрешләр кичерде. Радио-хезмәттәшләр инде яңа җиһаз белән эшлиләр.Станция инде бер ел дәвамында республикада аналоглары да булмаган цифрлы техника ярдәмендә тапшырулар алып бара.

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең барлык филиалларында әлеге революцион яңача җиһазландыру илебезнең Президенты указы буенча башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International