Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов Татарстан матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия матбугаты көне белән котлады.

"Хөрмәтле журналистлар, нәширләр һәм полиграфчылар! Һөнәри бәйрәмебез - Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көнне россиялеләр күптәннән барлык массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри бәйрәмнәре буларак кабул итә. Заманча чынбарлыкны элеккечә үк газета, журналлар һәм китапларсыз күз алдына да китереп булмый. Басылган сүзгә ышаналар, аңа колак салалар. Хәзер дә, интернет челтәре, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары үсеш кичерүгә карамастан, күпләр кәгазь исен һәм битләр кыштырдаганны ярата. 

атарстан басма массакүләм мәгълүмат чаралары Россия Федерациясе мәгълүмат киңлегендә күптәннән һәм ышанычлы рәвештә әйдәп баручы позицияләрне били. Социаль әһәмияткә ия әдәбият, газета һәм журнал нәшриятларына дәүләт ярдәме белән республика халкы һәрчак Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендәге вакыйгалардан хәбәрдар.

Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә югары профессиональлек, җаваплылык һәм үз хезмәтегезгә бирелгәнлек өчен рәхмәт белдерәм.

Чын күңелдән сезгә  һәм якыннарыгызга иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - диелгән җитәкченең котлавында.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International