"Татар-информ" агентлыгында - "Глаголица" балалар премиясенә багышланган матбугат конференциясе

2015 елның 17 марты, сишәмбе

18 мартта 13.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Глаголица" II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була. Конкурс ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.

Журналистларның сорауларына “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды идарәсе рәисе Ирина Хөснетдинова, шагыйрь, публицист,  журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин, Рус география җәмгыятенең ТР төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова, Россия шагыйрәсе Анна Русс катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International