23 март 13.00дә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында социаль мошенниклыкны кисәтү темасына багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистларның сорауларына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү бүеге идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Юрий Самойлов һәм полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрне эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Ленар Гайсин җавап бирәчәк.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2015 елда Татарстан территориясендә кәрәзле элемтә чараларын файдаланып кылынган социаль мошенниклык һәм мошенникларның кискен артуы күзәтелә. Шуңа да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы "Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән шартлы исем белән акция үткәрү башлангычы белән чыкты. Аның максаты - халык игътибарын әлеге проблемага юнәлтү, гражданнарга кырыгалдарларның аеруча киң таралган эш схемалары хакында сөйләү.