Газетасыз кеше, тәрәзәсез йорт кебек, ди халык мәкале. Татарстанның иң эре медиакомпаниясе – “Татмедиа” оешмасы вакытлы матбугатка иң актив язылучылар арасында үткәргән бәйгедә җиңүче кеше агымдагы елның беренче яртыеллыгында егермегә якын газета һәм журналга язылган.
Сүз Актаныш районы Иске Байсар авылы урта мәктәбе директоры Ринат Ямиев турында бара. 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча ул “Татмедиа” оештырган бәйгедә төп бүләкне – кыйммәтле iPad планшеты отты. Сөенече белән уртаклашып, Ринат Ямиев “Татмедиа” бүләген инде эштә куллана башлавын әйтә.
– Мәктәптә хәзер компьютерсыз һәм интернетсыз булмый, укытучылар электрон журналдан файдалана, документ эшләре – шулай ук бар да электрон рәвештә. Дәресләргә авыр ноутбук урынына җиңел iPad күтәреп керү уңайлырак, әлбәттә. Мондый отышлар гомергә бер генә була торган вакыйга, – ди Ринат Ямиев.
Мәктәп директоры агымдагы яртыеллыкта егермеләп газета-журналны өенә яздырткан. “Татмедиа” басмаларына караган квитанцияләре 5449,58 сумга җыелган. “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Безнең мирас”, “Сөембикә”, балалар өчен “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау” – боларны ул даими алдырта. Бәйге турында ишеткәч, “Казан утлары”, “Татарстан”, “Идел”, “Сәхнә”, “Чаян” журналларына да язылырга карар иткән.
– Район газетасы “Актаныш таңнары”на, мәктәп эше өчен кирәкле “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” басмаларына, гел яратып укый торган газета-журналларыма киләсе яртыеллыкта да язылмый калмаячакмын. Гаиләмдә улларымны да вакытлы матбугат белән танышып барырга, укырга өйрәтәм. Бәлки, егермегә үк җыелмаса да, киләчәктә йортыбыз, гадәттәгечә, төрле газеталар һәм журналлардан аерылмаячак. Яңа бәйге игълан ителсә, быел язылган квитанцияләрне җибәрми торырга вәгъдә итәм, башкалар да җиңсен, – дип тели Ринат Ямиев.
“Татмедиа” бәйгесендә катнашып, иң зур суммада газета һәм журналларга язылган тагын өч кеше фотоаппаратларга лаек булуын да искә алырга кирәк. Алар – Азнакайдан Миләүшә Шәйхулова (4127,84 сумлык язылган) белән Илдус Сабиров (3114 сум) һәм Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салихов (2890,74 сум). Соңгысы Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең татар вакытлы матбугатына кызыксынуы зур икәнен күрсәтә. Республика районнарыннан кала, бәйгегә Чиләбедән, Удмуртия, Чувашиядән дә күп хатлар кабул ителгән. Узган ел белән чагыштырганда, бәйгедә катнашучылар ике тапкырга арткан. Колачлы бәйгенең нәтиҗәләре буенча, беренчеләрдән булып язылу квитанцияләрен юллаган 50 абунәчегә дә истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Язылу кампаниясе чорында почта хезмәтләренең тынгысыз эшчәнлеге һәм язылучылар саны буенча бүген Азнакай ягы – иң күп укучылар районы дип аталырга дәгъва итә. Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәйхулова “Татмедиа” бәйгесендә инде икенче тапкыр бүләкләнә.
– Район газетасы “Маяк”тан башлап, бик күп газета һәм журналларны алдырам. Чаллыда чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасы, “Мәйдан” журналыннан аерылган юк. Бөтенесен санап чыгарга кулларда бармаклар җитмәс иде... Мин үземне белгәннән бирле укырга яраттым, мәктәп эшен, гомумән, вакытлы матбугатсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. “Мәгариф”не инде утыз ел укыйм, мәктәп балалары “Ялкын”, “Сабантуй”ны көтеп ала. Үткән ел да абунәчеләр арасында уздырылган бәйгедә бүләк алган идем. Быел да бәхетне сынап карарга булдым, ләкин барлык квитанцияләрне дә туплап җибәрергә өлгерми калдым, югыйсә, минем язылу суммасы чынлыкта зуррак. Киләсе яртыеллыкта да шулай ук һәрвакыттагыча газета-журналларны яздыртачакмын, монда бәйге генә хәлиткеч роль уйнамый, – дип сөйли Миләүшә Шәйхулова.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов белдергәнчә, “Татмедиа” газет-журналларына язылучылар арасында бәйгеләр даими оештырылып тора. Булачак яртыеллык та игътибардан читтә калмаячак, аның нәтиҗәләре буенча да иң актив абунәчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. “Татмедиа” “Татарстан почтасы” белән берлектә почта бүлекләре һәм хезмәткәрләре арасында да инде өченче ел рәттән язылу кампаниясен йомгаклап, лаеклыларны хөрмәтли.
- Еллар дәвамында матбугатка тугры калган укучыларыбызга рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Әмма бу бәйгеләрнең максаты – Татарстанда чыккан газета-журналларга яздырудан тыш, кызыксыну уяту, вакытлы матбугатның укучыларын арттыру. Иң мөһиме – безнең халкыбыз газета укысын, телеканалларыбызны карасын, радиотапшыруларны тыңласын, мәгълүматлы, фикерле булсын дип телибез, – дип ассызыклый Фәрит Шаһиәхмәтов.
Белешмә:
Бүгенге көндә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте 85 филиалны берләштерә, алар – йөзгә якын республика һәм шәһәр газетасы, 16 журнал, 21 телекомпания, 13 радиостанция. Вакытлы матбугат рус һәм татар телләрендә генә түгел, удмурт һәм чуаш телләрендә дә дөнья күрә. “Татмедиа” компаниясендә 2 меңнән артык хезмәткәр көч куя.