“Шәһри Казан” газетасы 8-11 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесе игълан итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, “Минем бабам – ветеран” дип аталган бу конкурс 23 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Без укучылардан сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм шул чордагы авыллар яшәеше турында язмалар көтеп калабыз. Ышанабыз: сезнең авылларда да ул тарихны сөйләрлек кешеләр җитәрлектер. Жюри рәисе – Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Материалларны shahri-kazan@tatmedia.com электрон початсына яки Казан, Чистай урамы, 5 йорт адерсы буенча юлларга мөмкин.
Иң яхшы язмалар газета битләрендә урын алачак. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.