Татар дөньясын иң яхшы яктыртуга журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат
чаралары өчен «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» конкурсына
йомгак ясалды. Конкурс «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан
Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан
Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Конкурска 45 гариза, 365 эш кабул ителде.
«Татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр
циклы» номинациясе:
I урын – Гыймадова Гөлинә Шәйхелислам кызы, «Ватаным Татарстан» газетасы
I урын – Гыйниятов Данил Шамил улы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы
II урын – «Сөембикә» журналы
II урын – Хәбибуллина Сәрия Нуретдин кызы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы
III урын – Кыямова Мөршидә Галләм кызы, «Гаилә һәм мәктәп» журналы
III урын – «Яңарыш» газетасы, Төмән шәһәре
«Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң
яхшы видеопроект» номинациясе:
I урын – «Идел» журналы
II урын – «Ватаным Татарстан» газетасы
III урын – «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы
III урын – Габдуллина Энҗе Алмаз кызы
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!